- хәл
- и. 1. Кешенең физиологик һәм рухи халәте, үз-үзен хис итүе 2. Физик көч, куәт хәл калмады. Байлык-барлык, материаль мөмкинлек тур. сине туйдырырлык хәлем бар 2. Аерым кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны, роле, дәрәҗәсе, социаль чыгышы, урыны аның хәлендәге кеше өчен 4. Уңай яки кире шартлар, берәр эшнең барышы тур. ферманың хәле яхшыру. Үсешкә, берәр тәэсиргә бәйләнешле сыйфат үзгәреше тур. игеннәр ни хәлдә 5. Иҗтимагый-политик мөнәсәбәтләр, иҗтимагый тормыш вакыйгалары дөнья хәлләре 6. Иҗтимагый тормышта хөкүмәт тарафыннан законлаштырыла, урнаштырыла торган тәртип, режим илнең хәле. Тормышта, көнкүрештә булып тора торган яңалыклар, вакыйгалар авыл хәлләре белән кызыксыну 7. Тормыш барышын, тәртибен бозып, үзгәртеп җибәргән яки көтелмәгән вакыйга, очрак күңелсез бер хәл барлыгын сизенде 8. Матдә кисәкчекләренең үзара тәэсир итү, урнашу, хәрәкәт итү, үзгәрү характеры, күренеше сыек хәлдән каты хәлгә күчү. ХӘЛ БЕЛҮ (БЕЛЕШҮ, СОРАШУ) – Кемнең дә булса хәл-әхвәлен сорау, исәнлеген белү. ХӘЛ БЕТҮ (КАЛМАУ, КИТҮ) – Хәлсезләнү. ХӘЛ ИТҮ (КЫЛУ) – Нин. б. мәсьәләне чишү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.